Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүче
мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар өчен.
Безнең илдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сайлау хокукларын тәэмин итүгә аеруча игътибар бирелә.
Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, 8 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасының 6 чакырылышының Дәүләт Советына депутатларны сайлаулары турында белдерделәр, һәм “Мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар өчен” дигән белешмәлекләр тараттылар.