Буген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында паллиатив медицина ярдәме күрсәтү буенча укыту семинары узды. Табиб-терапевт хезмәткәрләргә паллиатив ярдәмнең нәрсә икәнлеге, аның төрләре, формалары, принциплары, бу ярдәмнең нинди максат белән күрсәтелүе турында сөйләде.
Паллиатив медицина ярдәме медицина тыкшынуларын, психологик характердагы чараларны һәм авыруларны, башка авыр күренешләрне җиңеләйтүгә юнәлдерелгән дәваланмый торган авыруларның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексыннан гыйбарәт.
Бу авыртуны һәм башка авыр симптомнарны иртә ачыклауны, бәяләүне һәм коендыруны, шулай ук психологик, социаль һәм рухи ярдәм күрсәтүне күз алдында тота.
Паллиатив ярдәм пациентны дәваларга сәләтле булмаса да, ул аның гомуми халәтенә уңай йогынты ясый. Медицина манипуляцияләреннән тыш, газапларны җиңеләйтүдә авыручыларны һәм гади өлкән кешеләрне дөрес итеп карау да бик зур роль уйный, - дип сөйли табиб-терапевт Әлфия Зыятдинова.