2019 елның 28 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлеккә – әйе дип әйт” дигән темага танып – белү әңгәмәсе һәм “Файдалы һәм зыянлы!” дигән күмәк коллаж булып узды.
Әңгәмәнең максаты булып балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге тәрбияләү һәм дөрес туклану иде.
Әңгәмә барышында “Сәламәтлек әлифбасы”, “Смешарики” дигән бик кызыклы һәм гыйбрәтле мультфильмнар карагач фикер алыштылар.
Шулай ук “Яшь пешекче” дигән бик кызык уен уйнадылар. Бик тәмле һәм файдалы борщ “пешерделәр” һәм “Борщны суытабыз” дигән сулыш гимнастикасы ясадылар.
Әңгәмә ахырында алган белемнәрен “Файдалы ризыклар” дигән коллаж белән ныгыттылар.
Чарада 15 бала һәм әти – әни катнашты.