Республика көне алдыннан Татарстанда әлеге истәлекле көнгә багышланган күп кенә чаралар уза. “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округында “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә дә бәйрәмгә әзерләнәләр.
Ай дәвамында социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар үзәк белгечләре оештырган “Туган ягым – Татарстан” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. 26 яшь рәссам туган якка карата мөнәсәбәтен һәм мәхәббәтен чагылдырган 40тан артык эшен тәкъдим итте. 21 августта “Үзәк китапханә системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең әдәби-туган якны өйрәнү музеенда “Чәчәк ат, Туган ягым” дип исемләнгән чарада нәфис ярыш призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Музей мөдире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина кунакларны бик җылы каршы алды, җирле язучыларның иҗаты белән таныштырды. Роза Галимулла кызы “Ләйсән” әдәби берләшмәсе белән җитәкчелек итә, ул китап һәм сценарийлар җыентыкларының авторы.
Әлеге очрашуда балалар һәм аларның әти-әниләре танылган татар язучысы һәм журналист Яһудин Марс белән таныштылар. 1977 елдан алып Марс Нәфыйк улы Яр Чаллыда яши һәм зур теләк белән Кама автогигантын төзү турындагы тәэсирләре һәм хатирәләре белән уртаклашты. КАМАЗ төзелешенә 50 ел тулу уңаеннан, чарада катнашучыларга язучының туган шәһәре тарихы белән бәйле гаилә архивыннан уникаль фотосурәтләрне карау аеруча кызыклы булды.
Әлеге чарада 15 кеше катнашты. Очрашу бик мавыктыргыч һәм файдалы узды.