Чын бәйрәм булды бу! Ун конкурсант «Мисс һәм мистер» исеме өчен көрәшергә карар итте. Моңа балалар алдан ук әзерләнгән иде. Аларга «Әкият геройлары», “Көчле һәм җитез” интеллектуаль конкурсларда катнашырга туры килде. Чара бик кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.
Конкурс программасы нәтиҗәләре буенча Мистер исемен Чушкин Тимофей, ә Мисс – Шакирова Гүзәл алды.