2019 елның 27 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Рус халык һөнәрләре ” дигән дәрес узды.
Дәреснең максаты булып балаларны халыкның гамәли сәнгате белән таныштыру, рус осталарының эше турында белемнәрен киңәйтү, үз халкыңның традицияләренә сак караш тәрбияләү торды.
Дәрес барышында балалар халык һөнәрләре турында презентация карадылар. Гжель, хохлома һәм дымково уенчыклары осталары сәнгате белән таныштылар. Осталарның эшләре, башкару техникасы, традицион чәчәкләр куллану турында фикер алыштылар. Дәрес ахырында балаларга үз рәсемнәрен ничек күрәләр, шулай итеп ясарга тәгъдим ителде.
Чарада 18 кеше катнашты.