Чирмешәнлеләр ел саен бик теләп «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә катнашалар. Әлеге чара кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче йөзләгән бала уку елы башланганчы бүләк - уку кирәк – яраклары тутырылган портфельләр ала.
Быел бу акция берничә этапта узды. “Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе һәм “Таттелеком” ААҖнең Чирмешән филиалы хезмәткәрләре дә балаларга портфельләр тапшырдылар һәм аларны якынлашып килүче Белем көне белән котладылар, уңышлар теләделәр.