«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Минем истәлекләргә бай һәм кызыклы тормышым» дигән темага чара

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга үз казанышларын, байлыкларын һәм киләчәк тормышларын күз алдына китерергә ярдәм итү. Тормыш сыйфатын яхшырту һәм камилләштерү юлларын эзләү.

Тынычландыра торган җиңел көй астында, катнашучылар бер минутка күзләрен ябып, үзләре  яшәргә теләгән якты, кызыклы, бай тормышны күз алдына китерделәр. Соңыннан күзләрен ачып, журнал битләрен  карый-карый, үзлеренең күңелләренә охшаган рәсемнәрне сайлап алып кистеләр. Барлык киселгән элементларны ябыштыру- эшнең алдагы этабы булды. Чара ахырында түбәндәге сорауларга җавап бирделәр:  “Үз иҗатыгызга карап, сез нәрсә кичерәсез?”,  “Үзең хыялланган тормышка якынаер өчен, сез нинди ике кечкенә гамәл бүген үк эшли аласыз?”

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар биремне яхшы башкарып чыктылар, кәефләре күтәрелде. Мондый чаралар, катнашучылар билгеләп үткәнчә, үз казанышларыңны, тормышның уңай якларын күрергә ярдәм итә.

Чарада 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International