«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре Чирмешән район үзәк хастаханәсенә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә алып килделәр һәм озатып йөрделәр. Әмир авылыннан 17 кешегә хезмәт күрсәтелде. Пациентларны терапевт карады, алар ЭКГ, флюорография тикшерүе дә уздылар.