23.08.19 елда «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән интеллектуаль бәйге үткәрде.
Уенның максаты: балаларда танып-белү активлыгын, логик фикерләүне, игътибарлылыкны үстерергә; тәрбияләнүчеләрнең интеллектуаль сәләтен ачыкларга; балаларга үсеш юнәлешендәге уеннардан шатлык һәм ләззәт алып килергә. Интеллектуаль эшчәнлек белән кызыксынуны, үҗәтлек, тапкырлык, максатчанлык, зирәклек, бер-береңә ярдәм итү, юморны аңлау, интеллектуаль уеннар уйнарга теләк белдерү.
Уен вакытында балалар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, интеллектуаль уеннар уйнадылар.
Бу конкурс барышында балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, куелган интеллектуаль бурычларны бик яхшы чиштеләр. Бәйге вакытында командалар бердәм, тату, тәртипле булдылар.