Приютта "Хәзинәләр көне"узды. Тәрбияләнүчеләргә хәзинә табарга бирем бирелде. Балаларга игътибар, тапкырлык, тизлек кирәк иде. Биремнәр авыр булды, әмма балалар аны үтәделәр. Алар бер-берсенә "хәзинә"табарга булыштылар. Иң мөһиме, алар эзләнү вакытында бер-берсен ташламадылар, бердэм булдылар! Шулай ук балалар зур экранда "Морозко"әкиятен карадылар. Ул балаларны игелекле, хезмәт сөючән булырга өйрәтте.