«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яңа Чишмә муниципаль районында 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтү буенча сынап карау чарасы үткәрелде.
Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 21 августында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Яңа Чишмә муниципаль районының медицина оешмаларына илтүне тәэмин итү максатыннан, 65 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенә илтүгә юнәлдерелгән сынап карау чарасы үткәрелде.