Кисеп ябыштыру -иҗатның иң кызыклы һәм үтемле төрләренең берсе . Ул картиналар, орнаментлар, композицияләр булдырырга мөмкинлек бирә. Биредә нинди дә булса чикләүләр юк. Бары тик теләк һәм бераз фантазия кирәк.
Тукымадан кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү өлкәннәргә файдалы. Бу шөгыль аларны тынычландыра, иҗади омтылыш бирә, баш миенең эшен активлаштыра. Интернат йортта социаль хезмәт алучыларга тукыма белән эшләү бик ошый .Өлкәннәр бик теләп үзләренең композицияләрен һәм картиналарын иҗат итәләр. Аларның эшләре интернат-йортның стеналарын бизи.