14.08.2019 г Саба муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен медицина учреждениесенә китерү буенча булачак маршрутларның берсен тест режимында сынап карадылар.
29 км ераклыкта урнашкан Түбән Симет авылында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга сынау диспансеризациясе үткәрелде. Өлкән яшьтәге гражданнар Саба үзәк район хастаханәсенә «Балкыш» комплекслы үзәге машинасында китерелде. Барлыгы 6 кеше, шул исәптән 2 ир-ат һәм 4 хатын-кыз. Хастаханәгә килеп җиткәндә аларны медицина хезмәткәрләре каршы алды, алар өлкән яшьтәге гражданнарны кабинетлар буенча мәсәлән, флюорография, ЭКГ, акушерка һәм участок терапевты арткылы уздырдылар. «Балкыш» үзәге һәм район хастаханәсенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә чара кыенлыкларсыз үтте.