Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 19 балигъ булмаган бала өчен “Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерү, өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән аралашуның дөрес булган формаларын формалаштыру.
Белгеч балаларга төрле хәрәкәтчән уеннар уйнарга тәкъдим итте. Башта балаларга җитезлекне, пөхтәлекне, коммуникатив күнекмәләрне үстерә торган “Башня” уены тәкъдим ителде. Уен барышында балалар бер-берсенә киңәшләр бирделәр, үзләренең уңышсызлыкларына да, көндәшләренең уңышсызлыкларына да чын күңелдән кайгырдылар. Шулай ук катнашучылар «Бәреп чыгару» дип аталган хәрәкәтле уен уйнадылар. Күп кенә балалар уен кагыйдәләрен алдан ук беләләр иде һәм башка балалар белән бик теләп уртаклаштылар. Бу уенны уйнаганда балаларда җитезлек, игътибарлылык, үз-үзеңә ышаныч хисе формалаша.
Дәрес ахырында катнашучылар киләчәктә яңа уеннар өйрәнергә һәм аларда уйнарга теләк белдерделәр.