«Бию-уен күнегүләре». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында мөмкинлекләре чикле 8 бала өчен «Бию-уен күнегүләре» дигән төркемле дәрес уздырды. Максат: билгеле бер музыкага хәрәкәтне дөрес кабатлый белү, көйләрне төрле ритмнарда тыңлау, төркемдәге киеренкелекне төшерү.

Дәрес башында педагог киңлектә ориентирлашуны формалаштыручы «Матрослар» уенын үткәрде, әлеге уен балаларга сигнал буенча эшләргә, җитезлекне һәм игътибарлыкныны үстерергә ярдәм итте. Тәкъдим ителгән шартларда «Авырлыксызлык» уены балаларга үз-үзеңне аңлау һәм үзаңны өйрәнү мөмкинлеге бирде.

Дәрес ахырында барлык балалар да «Аккош күле» күнегүен ясадылар, анда һәр катнашучы аккош биюен башкарды. Аннан соң барысы да дустанә һәм уңайлы шартларда узган бию дәресе турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International