2019 елның 19 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җир тирәли сәяхәт” дигән видео дәрес булып узды.
Дәреснең максаты булып балаларны төрле илләр белән таныштыру торды. Шулай ук табигать, елгалар, урманнар, таулар турында мәгълүматлар бирелде.
Балалар бик актив катнаштылар, үзләренең хәзинәләре белән уртаклаштылар.
Дәрестә 15 бала катнашты.