Бүген, 19 август көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алма Спасы-мул уңыш!» дигән чара үткәрелде.
Чараның максаты социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның рухи дөньясын формалаштыру, халык бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән танышу тора.
Бәйрәм ачык һавада үткәрелде. Интернат-йорт белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән викторина һәм күңелле уеннар үткәрделәр, ә культорганизатор Вероника Николаева безнең карамактагыларны яшьлекләрендәге халык җырлары белән сөендерде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар самавардан тәмле чәй эчтеләр.
Һәм, әлбәттә инде, һәр кунак тәмле, сусыл алма алды.
Мондый характердагы бәйрәмнәр кешеләрдә игелеккә омтылыш тәрбияләргә, Ватан мәдәнияты традицияләренә карата ачык кызыксыну уяталар, якыннарыбызны кайгыртырга һәм аларга игътибар күрсәтергә өйрәтәләр.