2019 елның 16 август көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гайнетдинова Ф.Т. “Үз куллары белән зоопарк” дип исемләнгән технология кысаларына таянып 6 нчы номерлы дәрес үткәрде. Дәреснең темасы: "Йорт хайваннарын әвәләп ясау". Дәрес рәссам-анималистлар иҗаты белән танышудан башланды. Дәрес вакытында педагог хайван өлешләренең формасын – гәүдә, баш, аяк өлешләрен дөрес итеп ясарга өйрәтте. Дәреснең икенче өлешендә аерым формалар әвәләп, мәче сынын җыю үткәрелде.