«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Грипп, аның кискенләшүе һәм дәвалау юллары» дигән темага лекция

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб– терапевт Галина Дильмухаметова «Грипп, аның кискенләшүе һәм  дәвалау юллары» дигән темага  лекция үткәрде.

      Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны гриппның килеп чыгу юллары, аның белән зарарлану, аның кискенләшүе һәм  дәвалау юллары белән таныштыру.    

       Чара  барышында табиб-терапевт социаль хезмәт алучыларга түбәндәге мәгълүматларны җиткерде: “Грипп ул вируслы авыру:  туңу, югары температура, баш авырту, тамак төбендә  кыру һәм коры авыртулы ютәлләү белән башлана”. Бигрәк тә бу авыру белән 6 айлык балалар, укучылар, мәктәп һәм медицина учреждениесе, транспорт, җәмәгать туклану үзәге һәм 65 яшьтән  өлкәнрәк  булган кешеләр, үпкә һәм йөрәк авырулылар, йөкле хатын-кызлар күбрәк авырый.    Шулай ук   гриппның  катлаулануы пневмония, кан китү, инсульт авыруларына  китерүенә дә тукталдылар.  Авырган вакытта өйгә табиб  чакырту, бүлмәләрне җилләтү, күп итеп су эчү, урында ятып тору кебек беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен үтәү мәҗбури булырга тиеш.  Лекторны тыңлаганнан соң, социаль хезмәт алучылар,бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, үпкә һәм йөрәк  авырулыларга, мәктәп укучыларына һәм студентларга грипптан  прививка ясатырга кирәклегенә инандылар. Прививканы  авыру башлаганчы ясарга кирәк. Аның өчен иң кулайлы вакыт ул сентябрь-октябрь  башы.   Лекция ахырында  табиб  тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.      

    Лекциядә 31 кеше катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International