Менделеевск муниципаль районының "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Табигатькә балаларның карашы" дигән фотокүргәзмә оештырылды.
Әлеге күргәзмә фотоконкурста катнашучыларның эшләре коллекциясеннән гыйбарәт, анда бүлектә социаль хезмәтләр алучы 16 бала катнашты. Конкурсның максаты – балаларда табигать тормышындагы кызыклы мизгелләрне сурәтләү, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Балалар үзләренең фотосурәтләренә кызыклы исемнәр уйлап тапты. Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.