«Мобиль бригада». КЦСОН Менделеевск

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Мобиль бригада" технологиясе уңаеннан эш дәвам итә.

Узган атнада "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, РМЯҮ һәм социаль яклау бүлеге белгечләре кергән мобиль бригаданың чираттагы рейды булды. 

Тикшерү барышында өлкән яшьтәге пенсионерның ялгыз яшәве һәм авыр тормыш хәлендә булуы ачыкланды. Рейд барышында социаль ярдәм, социаль-медицина хезмәтләр күрсәтелде. Шулай ук  өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе, хезмәт күрсәтү төрләре һәм аларга тарифлар турында мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж уздырылды.

Моннан тыш, белгечләр өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенә хезмәт күрсәтү өчен документлар җыюда ярдәм күрсәтте. Хәзерге вакытта пенсионер бүлеккә исәпкә алынды, бу аның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Мобиль бригада һәрвакыт авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге гражданнарның һәм район инвалидларының сәламәтлеге һәм социаль иминлеге сагында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International