“Рәссам һөнәре” Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р.С. 13 кешелек өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән «Рәссам Һөнәре» дигән темага ачык һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды.

Максатлар: төрле һөнәрләр турында реаль күзаллауны дәвам итү; рәссам һөнәре турында белемнәрне тирәнәйтү һәм иҗади һөнәр белән кызыксыну тәрбияләү; һөнәр сайлаганда яшүсмерләр өчен актуаль «мәгълүмат кыры» формалаштыру.

Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр сынлы сәнгатьнең үсеш тарихы белән таныштылар, рәссам һөнәре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм рәссамнарның төрле профильләре һәм белгечлекләре турында белделәр. Рәссам нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга җавап бирделәр. И.Е. Репин, А.И. Куинджи, А.К. Саврасов, Э. Мане, В. Ван Гог, С. Боттичелли, К. Моне кебек рәссамнарның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, танылган иҗатчыларның картиналарын карадылар. Рәссам һөнәренә ихтыяҗ һәм Россиянең рәссамнар әзерләүче уку йортлары турында тулырак мәгълүмат алдылар.

Дәрес яхшы дәрәҗәдә узды, барлык куелган максатларга ирешелде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International