Балтач “Наз” үзәгенең яшь белгечләре “Автобус 14..30” яшьләр акциясендә катнаштылар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

 

Балтач “Наз” үзәгенең яшь белгечләре 13 нче август көнне “Автобус 14..30” яшьләр акциясендә катнаштылар. Автобус 14..30”  акциясенең төп бурычы – җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү.

Акциядә Татарстан  Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гәйнетдинов Илһам Фидаил улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, яшьләр берләшмәләре – мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр катнашты.

 Сәфәр командасына керүче администраторлар ачык дискуссия һәм онлайн-сораштыру үткәрделәр, яшьләрне тыңладылар, безнең җирлектә яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында кызыксындырган сорауларны һәм тәкъдимнәрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International