Саба муниципаль районының «Тургай» приютында спорт көне

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Һәр кешенең иң зур байлыгы-сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау – ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Төп көч һәм сәламәтлек чыганагы булган физкультура кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерә, коллективизм, дисциплина хисен, ә иң мөһиме – максатка ирешү ихтыярын тәрбияли.

Спорт көне уңаеннан приютта балалар өчен зур спорт бәйрәме оештырылды. Приют стадионында көлү, тавыш һәм күңел ачу хөкем сөрде. Барысы да бәхетле булды!

Балалар җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз икәнлеген аңладылар. Шул ук вакытта максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, оешкан төстә, җыелган, җитез һәм тапкыр булырга кирәклегенә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International