“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль ярдәмнән файдаланучыларның ялларын кызыклы һәм үзенчәлекле уздырырга тырыша. Аеруча бу балаларның каникул вакытында бик актуаль. Шулай итеп, узган атна мәдәни-массакүләм чараларга бай булды.
6 август көнне балалар «Синема Парк-6» кинотеатрында “Король Лев” дигән мультфильм карадылар. 7 августта “Джуманджи” хайваннар күргәзмәсендә яшь социаль ярдәм алучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Моннан тыш балалар Орган залында узган “Однажды в Августе” дигән искиткеч концертта да булдылар. Биредә социаль хезмәт алучылар сокландыргыч классик музыка тыңладылар. 8 август көнне исә, балалар шәһәрнең Картиналар галереясендә “Калмыкия рәссамнары” дип исемләнгән күргәзмәне ачу тантанасында ерак республикадан килгән кунакларның үзенчәлекле һәм талантлы эшләре белән таныштылар. 9 август көнне балалар һәм аларның ата-аналары Шәһәр көне уңаеннан оештырылган традицион экскурсиядә булдылар. Тарих һәм туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Мөхәммәтханова Алия Алик кызы сөйләвеннән экскурсантлар туган шәһәр тарихыннан кызыклы фактлар турында белделәр.
Чараларга бай булган атна “Без сәламәт булып үсәргә телибез” дигән темага Ял көне клубы белән тәмамланды.
Атна дәвамында узган чараларда йөздән артык социаль хезмәт алучы катнашты.