Яңа Чишмә муниципаль районында «Олы буын»
региональ проекты кысаларында «Түгәрәк өстәл” утырышы.
2019 елның 12 августында, Яңа Чишмәдә, “Олы буын” региональ проекты кысаларында, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Семеняк В.Н., “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Черняк ЖВ., Яңа Чишмә үзәк хастаханәсенең баш табибы катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән узганнарны диспансеризация, медицина тикшеренү үтәр өчен район үзәк хастаханәсенә илтү сораулары каралды. Утырыш барышында шулай ук план-график төзелде, пнсионерларны хастаханәгә илтү өчен “юл картасы” үзгәртелде.