«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сизгерлек һәм тою сәләтен үстерү буенча мини - тренинг

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда башка кешедән яки төркемнән алынган сигналларның бөтен җыелмасын теркәү һәм истә калдыру сәләте буларак психологик күзәтчелекне үстерү.

Сизгерлек һәм тою сәләтен үстерү буенча тренингы социаль хезмәттәшлек барышында үзара сизгерлек күнекмәләренә нигезләнгән һәм үз-үзеңне, башка кешеләрне һәм мөнәсәбәтләрне тәңгәл һәм тулы белүгә юнәлдерелгән социаль-психологик аралашу тренингының шәхси формасы.

Башта, тренингның темасына керү максаты белән социаль хезмәт алучылар бер-берсен күзәтеп, бер-бер артлы исәнләштеләр. «Сизү» күнегүендә катнашучылар бер катнашучының аркасына үз кулларын куялар, ә тегесе, үз чиратында, аның аркасында күпме кул икәнен сизәргә тиеш. Соңыннан, күзәтүчәнлекне үстерү өчен, «Кем кайда тора?», «Уртак билгене тап?» күнегүләре үткәрелде. Тренинг ахырында катнашучылар бер-берсенә чиратлашып туп ыргыттылар, шул ук вакытта туп  ыргытылган кешенең исемен һәм аның әйткән сүзләрен атадылар.

Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнаштылар, әйләнә-тирә дөньяны кабул итүдә сизгерлекләре артты. Үткәрелгән тренингтан соң, катнашучылар мондый күнегүләр һәр кешенең үзенчәлеген, аңлау сәләтен үстерә, аралашуда элемтәләр урнаштыру һәм аны саклап калу мөмкинлеген яхшырта дип билгеләп үттеләр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International