Район башлыгы исеменнән үз якташларын Корбан бәйрәме белән котлар өчен Апас
муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча
урынбасары Луиза Сафина килде. Луиза Равхатовна социаль хезмәт алучыларга
нык сәламәтлек, яхшы кәеф, аяз күк йөзе теләде һәм Апас районында туып-үскән
барлык өлкән якташларга район башлыгы Заһидуллин Рәшит Нәҗип улы исеменнән татлы
бүләкләр тапшырды.
Корбан бәйрәме ул игелек, шәфкатьлелек, руһның тантанасын һәм әхлакый чисталыкны гәүдәләндерүче, исламның изге идеалларын дин тотучанлык, якыннарга мәхәббәт
һәм һәркемгә кайгыртуны гәүдәләндерә торган бәйрәм. Корбан бәйрәме безнең өлкәннәргә
хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннар турында кайгыртырга
өйрәтә»,- дип вәгазе белән Буа шәһәренең Габдуллин Рәүф мулласы уртаклашты .
Бу очрашулар инде традициягә әйләнде, район җитәкчеләре үз якташларын онытмыйлар, алар янына һәр бәйрәмгә кунакка киләләр.
Үз чиратында, безнең яшәүчеләр аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре
өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.