Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Юл куркынычсызлыгы мәктәбе” дигән программа кысаларында профилактик дәресләр циклы үткәрде.
Чараның максаты: юл һәлакәтләрен кисәтү, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне яңарту, җәяүленең, үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең шәхси куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплылыкны арттыру.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча хезмәткәрләр җәяүлеләргә юл йөрү өлешен бары тик махсус билгеләнгән урыннарда, светофорның рөхсәт итүче сигналына һәм юлны аркылы чыгу куркынычсызлыгына инангач кына үтәргә кирәклеген искәрттеләр. Бу кагыйдәләрне барысы да үтиме?
Социаль хезмәт алучыларга "Җәяү йөрергә өйрән!" дигән шөгыль юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең җаваплылыгын һәм мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирде. "Җәяүле, игътибарлы бул!», “Юлны кагыйдә буенча кичү», “Юлда игътибарлы бул”, “Ни өчен кешеләр юлларда игътибарсыз?”, “Ни өчен өлкән җәяүлеләргә, юл аркылы чыкканда, ешрак куркыныч яный?”, “Юллардагы куркыныч хәлләрне ничек булдырмаска?” дигән видео-роликларны карагач, катнашучылар мөһим булган сорауларга җавап бирделәр:
Арттерапия ярдәмендә уздырган шөгыль, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча үткән материалны беркетергә мөмкинлек бирде. Катнашучылар үз куллары белән юл хәрәкәте атрибутларын ясадылар һәм сюжетлы рольле уеннар өчен материалны тулыландырдылар. Социаль хезмәт алучылар фикер алышуда актив катнаштып, үз тормышларыннан мисаллар китерделәр Алар транспорт чараларын йөртүчеләргә дә шәһәр урамнарында игътибарлырак булырга дигән теләкләрен җиткерделәр.
Чарада 9 кеше катнашты.