"Гаилә – бар нәрсәнең да башы!" Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Гаилә кеше тормышында бик зур урын алып тора. Әгәр дә кешенең гаиләсе юк икән, ул үз ата-бабаларын белми икән, ул җирдә иң мөһим нәрсә – җылылык һәм игътибардан мәхрүм. Гаилә төшенчәсе һәркемгә аңлашыла. Гаилә - ул йорт, гаилә - ул дөнья, гаилә - ул бары тик тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә торган  ныгытма. Әгәр дә гаилә турында кыйммәтле күзаллауларны балачактан формалаштыра башласак, гаилә, социаль берәмлек буларак, уңай прогрессиядә үсәчәк.

Бу максаттан Питрәчнең  «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р.С. өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән « Гаилә – бар нәрсәнең да башы» дигән чара уздырды.

Тәрбияләнүчеләр «гаилә» һәм «өйдәшләр»  сүзләренең серләре, әһәмияте һәм килеп чыгышы турында белделәр. Балалар «Гаилә әгъзаларын тап» уенын уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Алар  шигырьләр сөйләделәр, «Гаиләнең барлыкка килүе  һәм гореф-гадәтләре турында» православие фильмын карадылар.  Шулай ук балалар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Чара ахырында балалар «Гаилә һәр кеше өчен нәрсә бирә?» дигән сорауга җавап бирделәр. Әлеге чара гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм нигезләрне үзләштерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International