«Балачак иминлеге – 2019» Бөтенроссия акциясе кысаларында бердәм Иминлек көне узд

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2019 елның 9 августында Чистай муниципаль районында «Балачак иминлеге – 2019» Бөтенроссия акциясе кысаларында бердәм Иминлек көне узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре шулай ук әлеге акциядә катнаштылар һәм максатчан төркем яшьүсмерләре белән «Суда иминлек» чарасы үткәрделәр. Яшьүсмерләр су белән бәйле табышмакларга җавап бирделәр, командаларга бүленеп төрле конкурсларда ярыштылар. Чара ахырында катнашучыларга «Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» турында буклетлар һәм листовкалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International