Якшәмбе, 11 августта бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Азнакай районы һәм шәһәре халкы мөселман бәйрәмнәренең берсенә багышланган чаралар барышында мәчетләрдә булдылар, догалар укыдылар, якыннарыннан гафу үтенделәр, ата-бабаларының каберләренә барып, мохтаҗларга сәдакалар өләштеләр.
Бу көн иртәсе район мәчетләрендә бәйрәм вәгазе белән башланып китте. Азнакай муниципаль район башлыгы М.З. Шәйдуллин инициативасы белән 1000 нән артык кешегә исәпләнгән хәйрия ашы оештырылды. Бәйрәм чарасына авыл мәчетләренең имамнары һәм аларның актив мәхәллә кешеләре, ветераннар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аз керемле гаиләләр һәм шәһәр мәчетләренә йөрүчеләр чакырылган иде.
Азнакай шәһәренең " Өмет «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар өчен, алар сәламәтлекләре буенча төшке ашка бара алмаганнарга , социаль хезмәткәрләр, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан яшәү урыны буенча ит таратылды.