Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан, гадәттәгечә, җәйге вакытта, ышанып тапшырылган социаль участокларда кечкенә Сабан туй үткәрелде. Ике мең унтугызынчы елның тугызынче август көнне, Югары Ушма һәм Никифорово авыл җирлекләрендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, балалар һәм ата-аналар өчен спорт уеннары үткәрелде. Бер – бер артлы бакча-хуҗалык эшләрен читкә калдырып, әниләр балалар белән берлектә чабышкылар аша бик теләп сикерделәр, чүлмәк ваттылар ( чын Сабантуйдагы кебек), узышлар уздырдылар. Саф һавада мондый уртак вакыт уздыру гаилә эчендәге элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә, ялны бергә үткәрү күнекмәләренә өйрәтә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә.