«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Табигатьнең куркыныч күренешләре” дигән темага чара узды

2019 елның 9 августы, җомга

2019 елның  9  августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Табигатьнең куркыныч күренешләре”  дигән темага чара узды.

Әлеге дәреснең   максаты булып балаларны куркыныч табигать күренешләре, үз тормышларын саклап калу өчен кирәкле кагыйдәләр һәм алымнар белән таныштыру торды.

Танып – белү әңгәмәсе барышында балалар Татарстан Республикасы территориясендә нинди куркыныч күренешләр барлыгын һәм давыл, яшен, су басулар вакытында үз – үзеңне ничек тотарга кирәклеген ачыкладылар.

Чара ахырында балалар “Табигатьнең  күренешләре” дип исемләнгән кроссворд һәм ребуслар чиштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International