Питомникка бару

2019 елның 9 августы, җомга

8 август көнне «Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат - йорты» нда яшәүчеләр өчен социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина Миләүшә Илдус кызы Чирмешән урманчылыгы белән берлектә үсентеләр питомнигына сәяхәт оештырды. Сәфәр барышында яшәүчеләр булачак урманнарның кайда башлануын, нарат, карагач, корычагач үсентеләрен күреп, аларның кайчан һәм ничек утыртылачагын белә алдылар. Барлык катнашучылар да саф һавадан һәм туган якның матурлыгыннан хозурлана алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International