Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" үзәгендә 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Дарья Миронова ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында “Татарстан: тере табигать объективында» дигән экологик чара үткәрде.
Чараның максаты: туган табигатькә сак караш, мәхәббәт, танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү һәм республиканың әйләнә-тирәлеге турында белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту иде.
Китапханә белгече социаль хезмәт алучыларга тере табигатькә карата ихтирамлы һәм сакчыл караш булырырга кирәклеге турында искә төшерде һәм безнең республикада кеше гаебе белән юкка чыккан хайваннар, үсемлекләр төрләре турында мисаллар китерде. Катнашучыларны табигать турында китаплар һәм танып-белү басмалары тәкъдим ителгән “Табигатьне саклау - бәһасез бүләк!» дигән күргәзмә кызыксындырды. Аннан соң, китапханәче “Күпкырлы табигать” дигән викторина үткәрде, анда хәтта яшь социаль хезмәт алучылар да үзләренең тапкырлыгын, зирәклеген һәм тере табигать турында белемнәрен күрсәттеләр. Алар республиканың үсемлекләр, хайваннар дөньясы турындагы сорауларга, табышмакларга актив җавап бирделәр һәм конкурсларда катнаштылар.
Чарада катнашучылар яңа мәгүлүмәт алулары, пластик савыт-саба кулланмыйча да, экологик төрү пакетларын сатып алу белән үзләренең табигатьне саклауга зур өлеш кертүләре турында фикер алыштылар.
Чарада 18 кеше катнашты.