7 август көнне «Гнездышко» приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре өчен «Шарлар-смешариклар» дигән спорт - күңел ачу чарасы үткәрелде. Сер түгел, балалар барысы да һава шарлары белән уйнарга яраталар. Шуңа күрә алар зур кызыксыну белән конкурс программасында катнаштылар. Әлбәттә, чарада җиңелүче булмады – дуслык җиңде.
Гомумән алганда, чара бик күңелле, дәрт һәм шау-шу белән узды.