«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы»

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны физик культура белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Чараның бөтен программасы 10 эстафетадан торды. Беренче этапта катнашучылар бер шеренгага тезелеп, ике командага бүленделәр. Соңыннан физик культура дәвалау инструкторы чараның этаплары турында сөйләде, залда уеннар һәм эстафеталар үткәргәндә техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Чара барышында командалар: «Кем иң җитез?», «Тупны тапшыр», «Кыршау аша уз», «Велогогка», «Парлы эстафета» һәм башка эстафеталарда катнаштылар. Дәртле музыка  уенда катнашучыларның  рухын күтәрде һәм аларны җиңүләргә этәрде. Ярышлар күңелле һәм кызыклы узды. Социаль хезмәт алучылар түземлелек, үзара ярдәм, команда рухы күрсәтә алдылар.

Чарада барлыгы 16 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International