Пилот проектын тормышка ашыру кыссаларында Яшел Үзән муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру буенча чаралар булдыру өчен утырыш узды. Утырышта мультидисциплинар эшче төркем вәкилләре катнашында территориаль органнар: сәламәтлек саклау, социаль яклау органнары һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Рәхәт” учреңдениясе катнашты.
Утырышта чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарны ачыклау һәм аларга озак вакытлы карау буенча социаль, медицина хезмәтләре күрсәтүне оештыру, физик халәткә, функциональ статуска, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның психик сәламәтлегенә комплекслы бәя бирү, оешмалар арасында мәгълүмат алмашу, озак вакытлы карау буенча хезмәтләр алу мөмкинлеге турында халыкка мәгълүмат бирү өлешендә ведомостьара хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.