Яңа буын-сәламәт яшәү рәвеше өчен!

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елнын 6нчы августында Нурлат районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» дә  социаль педагог Виктория Иванова һәм психолог Светлана Белорусова карамакта булган балалар  белән " Яңа буын-сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дигән дәрес уткәрделәр.

Чараның максаты: балигъ булмаганнар белән Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, коллективта эшли белү, сәламәт яшәү рәвеше темасын актуальләштерү.

Дәрес Әйләнә-тирә мохит факторлары һәм сәламәт яшәү рәвешенә йогынты ясый торган зарарлы гадәтләр турында сөйләүче презентацияне караудан башланды. Соңыннан күңелле викторина барышында балалар сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сорауларга җавап бирделәр. Чара плакатлар конкурсы белән тәмамланды, аларда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр.

Алынган мәгълүмат балаларны алкоголь, тәмәке, наркотиклар куллану һәм аларны куллануга шәхси каршы тору ысуллары турында уйланырга мәҗбүр итте. Сәламәт тормыш стилен сайлау шактый расланган. Дәрестә катнашучылар вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен бик күп яңа мөмкинлекләр белделәр.  Алынган белемнәр һәм осталыклар көндәлек тормышта җиңел кулланыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International