Энергетик эчемлекләр – үз-үзеңне алдама! "Мәрхәмәтле йөрәк" ЧИРМЕШӘН

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Россиядә энергетик эчемлекләр күптән түгел генә барлыкка килде, шуңа да карамастан, алар яшүсмерләр арасында популярлык казанды.

Бу эчемлекләр бөтен организмның активлыгын көчәйтә, баш миен һәм гәүдәне максималь дәрәҗәдә эшләтә. Бу, нигездә, кофеинлы алкогольсез эчемлекләргә кагыла. Әмма составына этил спирты кергән аз градуслы алкогольле энергетик эчемлекләр дә бар. Бу эчемлекләрнең тәэсире бөтенләй капма-каршы, кеше үзенең исерек булуын да сизми, шул ук вакытта  көчен дә югалта.

 

Энергетикларны даими кулланган очракта депрессиягә бирешү ихтималы арта, аны даими рәвештә баш авыртулар газаплый. Әгәр бу продуктны кулланудан туктамаса, кешенең хәтта гомере чикләнергә дә мөмкин.

 

“Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина энергетик эчемлекләрнең зарары турында даими рәвештә профилактик эш алып баралар. Шушы көннәрдә алар Чирмешәндәге “Кояшлы” савыктыру лагеренда ял итүче балалар белән «Энергетик эчемлекләре турында бөтен дөреслек» дигән темага әңгәмә үткәрделәр һәм «Энергетик эчемлекләр-үзеңне алдама!» дигән буклетлар тараттылар.

Чарада 14 балигъ булмаган бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International