Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны хастаханәләргә һәм поликлиникаларга махсус автомобильләрдә китерүне оештыру

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның 6 августында Зәй муниципаль районында төгәлрәге, Якты Күл һәм Тюгеевка авыл җирлекләреннән, 65 яшьтән өлкәнрәк өлкән яшьтәге гражданнарны үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды.

    Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең үзара киңәшләшеп эшләүләре нтиҗсендә, сынау буларак уздырылган чара уңышлы узды:  өлкәннәр  хастаханәгә махсус машинада килделәр, участок фельдшеры һәм социаль хезмәткәрләр ярдәме белән тикшерүләр узып, шул ук машинада өйләренә кайтарылдылар.

  Өлкән кешеләр бер генә минутка да ялгыз калмады, юлда аларны социаль хезмәткәр озатып килде, хастаханәдә исә шәфкать туташы каршы алып, белгечләргә йөртте. Бу чараны өлкәннәр бик уңай кабул иттеләр, хезмәткәрләренең игелеклелеген һәм ярдәмчеллеген аеруча билгеләп үттеләр.

    Киләсе чара 7 августта узачак, диспансерлаштыруны Сарсаз Баграж авыл җирлегендә яшәүчеләр узачак.

  “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында сентябрь аеннан мондый чаралар көн саен башкару планлаштырыла. Мондый хезмәтләрдән транспорт белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаган авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк зәйлеләр бушлай файдалана алачак. Моның өчен Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә авыр хәрәкәтләнүче гражданнарны йөртү өчен җайлаштырылган махсус автотранспорт билгеләнәчәк.

     Бүгенге көндә әзерлек эшләре алып барыла: “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирлекләренә чыгу графигы әзерләнгән, җаваплы затлар билгеләнгән, оешмалар арасында функцияләр бүленгән.

   Ел ахырына кадәр Зәй үзәк район хастаханәсенә диспансеризация һәм скрининг тикшерүләре үткәрү өчен тагын 611 өлкән кешене китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International