Станцияләр буенча уен - команда уены гына түгел, ә физик активлыкны үстерергә, бер командада үзара хезмәттәшлек итә белүне тәрбияләүгә юнәлтелгән, актив эш формасы да.
"Тургай" приютында үткәрелгән чараларның берсе "Могҗизалар илендә" дигән уен булды, аның барышында балалар "станция" дән "станция" гә йөреп төрле интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда катнаштылар.
Санаулы минутлар эчендә приют могҗизалар иленә әверелде. Могҗизалар иленә эләгү өчен катнашучыларга берничә сынау узарга: викторина сорауларына җавап бирергә, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннарда катнашырга туры килде. Балалар үзләренең барлык белемнәрен, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Конкурста дуслык җиңде, барысы да тырыштылар, барлык сынауларны да җиренә җиткереп үттеләр.