«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Урманда хайваннар ” темасына дәрес уен булып узды

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

2019 елның  5 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Урманда хайваннар”  темасына дәрес уен   булып узды.

Шөгыльнең  максаты булып хайваннар турында белемнәрен ныгыту һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү торды.

Шөгыль төрле ситуацияләр буенча сәяхәт белән башланып китте.”Урман хайваннары”, “Урманда кошлар”, “Урманда таныш булмаганнар” ситуацияләре буенча төрле биремнәр бирелде.Балалар бик яхшы җавап бирделәр. Соңыннан әңгәмә үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды.

Шөгыль азагында белемнәрне ныгытып аппликация ясадылар. Чарада 18 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International