Атна саен Җәлил картлар йорты тәрбиячесе Минабутдинова Оксана «Флористика» түгәрәген алып бара. Түгәрәкнең нигезендә әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын күрергә, иҗади яктан якын килергә өйрәтү ята.
2019 елның 5 августында «чыршы күркәләреннән миниатюралар» темасына чираттагы дәрес узды. Чыршы күркәләреннән бик күп эшләнмәләр ясарга була. Бу атнада биредә яшәүчеләр белән берлектә белгеч «керпеләр гаиләсе»дигән күмәк кул эшләнмәләре ясадылар.
Керпеләр ясау өчен башта кара төстәге пластилин алалар, конус ясыйлар. Бу конус башы булачак, аннары конусны күркәгә ябыштырдылар. Аннан соң конус почмагын бераз күтәрделәр, керпе борынын формалаштырдылар. Нигез әзер. Аннан соң пластилиннан күзләр һәм аяклар ясадылар, теләгән кешеләр гөмбәләр һәм алмалар ясадылар.
Иҗади биремнәрне үтәп, безнең интернатта яшәүчеләр кулларның вак моторикасын гына түгел, хәтерне дә үстерә, психологик яктан да үзләрен гармонияле хис итә. Кул эшләре өлкән буынга үз-үзеңне бәяләүне арттырырга ярдәм итә.