Спасс ярминкәсендә катнашу

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре  «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова Алабуга шәһәренең Шишкин буалары районында ел саен үткәрелә  торган Спасс ярминкәсендә катнашты.

Чараның максаты: халык сәнгать һөнәрләренең, декоратив-гамәли сәнгать осталарының, һөнәрчелек традицияләрен дәвам иттерүче осталарның талантлы белгечләрен ачыклау һәм җәлеп итү, аларның алдагы ижади эшләренә стимул тудыру иде.

Хезмәт буенча инструктор   Зәмфирә Суфьянова Спасс ярминкәсендә катнашучылар һәм аларның кунаклары өчен бисердан үреп ясау техникасы, шулай ук сәйләннән беләзек ясау техникасы буенча мастер- класс үткәрде. Ярминкә барышында ул үзе өчен бик күп яңалыклар ачыклады, яңа технологияләр белән танышты. Киләчәктә үзенең эшендә куллану максаты белән кызыксынып, Стрингарт буенча мастер-класста катнашты. Спасс ярминкәсе белгеч күнелендә якты хәтирәләр, матур тәэсирләр калдырды, аның белемен, осталыгын арттырды.

     Чарада  13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International