“Безнең гаиләдә аралашу культурасы: үзара аңлашуны табарга”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы кысаларында социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Безнең гаиләдә аралашу культурасы: үзара аңлашуны табарга” дип аталган темага дәрес үткәрде. Максаты: гаиләдә микроклиматны яхшырту.

  Дәрес барышында психолог катнашучыларга “Сәламләүне сайлагыз”, “Мин – бәби”, “Орлык утыртабыз”, “Эчке баланы аякка бастыру” кебек күнегүләр башкарырга тәкъдим итте. Әлеге биремнәр үз балаларына яңача карарга, аларны тәрбияләүдә җибәргән ялгышлыкларны билгеләп үтәргә, үзләренең эчке борчуларын, үпкәләрен һәм балага чын-чынлап ачылырга комачаулаган башка тискәре хис-тойгыларын эшләргә мөмкинлек бирде. Кайбер катнашучыларның сүзләренә караганда, алар өчен  гаеплеләрне эзләмичә тормыш өчен җаваплылыкны үз кулыңа алырга кирәклеген аңлау катлаулы булып чыкты.

  Көчле эмоцияләр кабынуын булдырмас өчен психолог барлык катнашучыларга “Өлкәннәр һәм балалар арасында конфликтларны чишүнең оттырышсыз ысулына 6 адым (т. Гордон буенча)” дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International