Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында һава-десанты гаскәрләре көне

2019 елның 3 августы, шимбә

     Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Зәңгәр беретлар” темасына әңгәмә үтте. Культорганизатор һава-десанты гаскәрләренең барлыкка килү тарихын, герой десантниклар, аларның Бөек Ватан сугышында, сугыштан соң да Ватанны саклау да зур өлеш кертүе  турында сөйләде.

      Яшәүчеләр данлыклы һава- десанты гаскәрләре белән идарә итүче генерал Василий Филлипович Маргелов тарихын ишеттеләр.  Маргелов ярдәме белән десантниклар парашют белән генә түгел,  хәрби машина белән дә җиргә төшүгә ирешкәннәр. Хәрби һава-десанты гаскәрләрендә зәңгәр беретларның барлыкка килүе, әлеге гаскәрләрнең  аерылгысыз символына әверелүе генерал Маргелов  исеме белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International