Экскурсиянең максаты: - Үзебезнең әйләнә – тирәдә үсә торган үләннәрдән гербарий җыю; - Балаларны әйләнә – тирәдә үсә торган агачлар һәм куаклар белән таныштыру; - Балаларны үләннәрне танып белергә һәм аларны аерырга өйрәтү; - Балаларда хезмәткә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Безнең балалар йорты территориясе бик матур агачлык эченә урнашкан.Тәрбияче иң беренче эш итеп тәрбияләнүче балаларны агачлар һәм куаклар белән таныштырды. Шуннан соң, балалар яфраклар һәм чәчәкләр җыярга керештеләр. Алар яфракларны чагыштырып уйнадылар. Җыелган яфрак һәм чәчәкләрне балалар китап битләре арасына урнаштырдылар. Табигать кочагында ял итү балаларга мавыктыргыч һәм файдалы булды.